Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен якташыбыз, Фурасева Вера Гордеевна билгеләп үтә. Әлеге истәлекле дата белән юбилярны район Башлыгы урынбасары Билалов Рәшит Әбрар улы, Әлки муниципаль районындагы Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Геннадьевна котлады һәм аңа Россия Президенты В.В.Путиннан шәхси котлау тапшырды.