Кошлар көне

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

28 марттан 4 апрельгә кадәр  Иске Матак авылының "Кояшкай" балалар бакчасында Халыкара  кошлар көненә багышланган "Кошлар  безнең кадерле дусларыбыз" дигән  тематик атнасы үткәрелде.

Атна буена балалар белән кошлар турында әңгәмәләр үткәрдек, әкиятләр һәм хикәяләр укыдык, кош тавышларын тыңладык, кул эшләре ясадык, рәсемнәр ясадык һәм урамда йөргәндә кошларны күзәттек. Төркемдә балалар төрле кошлар карадылар, табышмаклар чиштеләр, кошлар турында кечкенә хикәяләр уйлап таптылар, безнең як кошлары белән таныштылар. Бәйрәм барышында балалар яз һәм кошлар турында җырлар башкардылар, әйлән-бәйлән уйнадылар, "Кошлар һәм автомобиль"уенын уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International