Федераль һәм республика санкцияләргә каршы чаралар агымдагы шартларда эшмәкәрләргә һәм предприятиеләргә ярдәм күрсәтәчәк. Программаларның тулы исемлеге белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы http://mert.tatarstan.ru сайтында танышырга мөмкин.
Әлки эшмәкәрләре тарафыннан кайбер программалар буенча 11 млн.сумнан артык суммага 3 гариза бирелгән. "ПСК Оборотная" программасы буенча, ул уртача бизнесны 13,5% ставкасы буенча кредитларга мөмкинлек бирә, ә калган оешмалар - 15% ставкасы буенча, әлкилеләр 2,2 млн. сум алган.
Безгә бүген булган ярдәм чараларын куллану бик мөһим. Безнең эшмәкәрләр туктап калмаска, ә үсәргә һәм бүгенге шартларда көндәшлеккә сәләтле булырга кирәк.