2022 елның 8 апрелендә 10:00 сәгатьтә район мәдәният йорты бинасында Әлки районы эшмәкәрләре иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы узачак. Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралачак:
• Салым законнарында үзгәрешләр;
• Кече бизнеска федераль һәм региональ ярдәм чаралары;
• РМҮтә катнашу өчен район эшмәкәрләрен җәлеп итү;
• 2022 елда Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы күләме турында;
* Эшмәкәрлекнең башка актуаль мәсьәләләре.
Барлык эшмәкәрләрне һәм үзмәшгульләрне чакырабыз!
Белешмә өчен телефон: 21-7-36.