Беренче этапта катнашучылар конкурс эшләрен Казан аграр университетына юлладылар. Ул традиция буенча ел саен « Фән һәм Татарстанның яшьләре - киләчәккә бер адым »фәнни – гамәли конференция үткәрә.
Март урталарында балалар конкурс эшләрен яклауга киттеләр. Комиссия әгъзалары һәр катнашучы белән әңгәмә үткәрделәр. Аерым игътибар мөстәкыйль тикшеренү өлешенә бирелде.
10 сыйныф укучысы Ранил Шәмсетдиновның хезмәте “Санлы икътисад” номинациясендә иң югары баллга лаек булды. Ул «Авыл хуҗалыгында Робот-ярдәмче» проектын тәкъдим итте.
“Кошчылык” эше белән “Яшь эшмәкәрләр” арасында 5 сыйныф укучысы Азалия Сәлахова икенче урынны яулады. Аның классташы Фәридә Шәйхетдинова “Безнең районда көнбагыш мае җитештерү” темасына тикшерү белән өченче булды.
Балаларны педагоглар Рамилә Шәмсетдинова һәм Гөлназ Шәйхетдинова әзерләде.