А.Л. Рыков исемендәге иҗат эшләре конкурсы

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

14 яшьтән 30 яшькәчә  Форпост активистларын А.Л.Рыков исемендәге иҗат эшләре конкурсында катнашырга чакырабыз.

Үткәрү даталары:

2022 елның 5 апрель - 31 мае

Нәтиҗә 10 июньдә ясалачак

Конкурс исемен йөрткән Андрей Львович Рыков ТРның хокук саклау хәрәкәтендә легендар һәм хөрмәтле шәхес.

1995 елдан А.Л. Рыков  «Форпост»җәмәгать тәртибен саклау  буенча яшьләр (студентлар) формированиеләренең  республика үзәге директоры вазыйфасында  яшьләр хокук саклау хәрәкәтен  торгызу инициаторы була. А.Л. Рыков берничә тапкыр мактау грамоталары, балалар һәм яшьләр эшләре буенча Дәүләт комитетыннан рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Эштәге уңышлары өчен бүләкләнгән:

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Россия Эчке эшләр министрлыгына ярдәм иткән өчен» билгесе (2002 ел)

«Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә " медале (2004 ел)

"Фидакарь хезмәт  өчен» медале (2006 ел)

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты (2006 ел)

"Хокук тәртибен ныгытудагы казанышлары өчен» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты билгесе (2009 ел)

Катнашу шартлары һәм номинацияләре белән Polozhenie_o_Respublikanskom_konkurse_tvorcheskikh_rabot_im_A_L_Rykova.doc сайтындагы Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International