Әлки районы Казан шәһәрендәге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша. Мондый ярминкәләр даими рәвештә уза. Һәм ул сатучылар өчен дә, сатып алучылар өчен дә бик мөһим.
Сатучылар өчен күбрәк продукция җитештерергә стимул бирүче гарантияләнгән сату ноктасы. Казанда яшәүчеләр өчен минималь түбән бәяләрдән фермер продуктларын сатып алу мөмкинлеге.