Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Очраштырды, ял иттерде, көч-дәрт бирде бу бәйрәм
2013 елның 18 июне, сишәмбе
Теләсә нинди тантана һәм бәйрәмнең ничек үтүе аны алып баручыларга да бик бәйле, билгеле. Карга Сабан туен Габдулла Кариев исемендәге театр артисты Рафил Галимуллин алып барды. Үзе әле 24 яшьтә генә булса да, "Тантана" театраль премиясе лауреаты Рафилнең осталыгы бәхәссез. Ә янәшәсендә Югары Әлки авылыннан татар теле укытучысы Айзирәк Мисалова. Алар бәйрәмгә килүчеләрне кич буе җырлаттылар да, биеттеләр дә, үзләренең сәхнә осталыкларын да күрсәттеләр.
Каргадан Люция һәм Ләйсән Зиннәтуллиналар, Казаннан "Азалия-Зиннәт" төркеме, Азат һәм Алинә Кәримовлар, "Ләззәт" дуэты – һәркайсы үз чыгышлары белән бәйрәмне ямьләндереп, күңелләрне җилкендереп тордылар.
Бәйрәмнең башланып китүе дә бик матур булды. Менә Сабан туе мәйданына гармуннар сызгыртып, тарантасларына бала-чагалар төяп, сөлгеләр, кулъяулыклар белән бизәлгән җигүле атлар килеп керде. Элеккеге традицияләргә тугры калып, биредә ел да Сабан туе алдыннан гармуннар белән авыл әйләнәләр, йорттан-йортка кереп сөлгеләр, чигүле тастымаллар җыялар икән. Әнәс Кәримов, Габделхак Сәгъдиев, Госман Шәйхетдинов, Нурхәммәт Низамов, Ленар Яруллин бу гореф-гадәтне бик оста итеп, җиренә җиткереп башкаралар.
Сабан туен котлау сүзләре белән Карга авыл җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев ачып җибәрде. Ул авылдашларын, кайткан кунакларны хөрмәтләп сәламләде. Бәйрәмне оештыруга зур өлеш керткән авылдашлары Фоат Вәлиевка зур ихтирам белән рәхмәтен белдерде. Кануннарына туры китереп, сәхнәдән авылның имам-хатыйбы Ирек хәзрәт Коръән сурәләрен укыды, Сабан туена фатиха бирде.
Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары – район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ җитәкчесе Фоат Вәлиев, Спас районы башлыгы Камил Нугаев сүз алып, һәркемгә исәнлек-саулык, рәхәтләнеп ял итәргә, вакытны күңелле итеп үткәрергә теләкләр теләделәр.
Спас районы башлыгы Камил Нугаев каргалыларга истәлек итеп сәгать бүләк итте. Аны җирлек башлыгы Рамил Минһаҗев рәхмәт сүзләре белән кабул итеп алды.
Шул арада "Атлар кайта!" дигән тавыш яңгырады. Чабыштан кайтучы атларны мәйдан аягүрә басып, көчле алкышлар белән каршылады. Күрше Алексеевск районының Языково авылыннан Александр Сухов үзенең юртагы белән бу бәйгедә беренчелекне яулады. Берсеннән-берсе матур, төз атлары белән Айдар Нотфуллин, Мансур Гатин, Фиргать Гәрәев та мәйданны урап уздылар.
Аннан мәйданда авылның уңган, мактаулы кешеләрен бүләкләү башланды. Бишәр бала табып үстерүче Гөлсинә Гатина, Гүзәл Хәсәнҗанова алкышлар астында бүләкләр алдылар. Авылның иң өлкән кешеләре 92 яшьлек Миңсылу Сафина, 90 яшьлек Хәдичә Хөсәенова, 85 яшьләре тулган Разия Нотфуллина һәм Мингалләм Хәбибуллинга да бүләкләр аталды, алар хакында җылы сүзләр әйтелде. 30 ел бергә иңгә-иң куеп гомер итүчеләр Рафик һәм Мәдинә Хөсәеновлар, Мәхмүт һәм Румия Фатыйховлар, 45 ел дус-тату яшәүче Әнвәр һәм Мәдинә Кәримовлар, Фоат һәм Сөембикә Нотфуллиннар, 50 ел бер җан булып гомер кичерүче Зәет һәм Лена Вәгыйзовлар мәйдан түрендә хөрмәтләнде. Быел лаеклы ялга китүче Тәнзилә Яруллина, Гөлсирә Зәйдуллина, Әлфия Нотфуллина, Әмирхан Әпсәләмов, Марс Шәйхетдинов та игътибарсыз калмады. Үткән ел 60-80 яшьлек юбилярларга бик бай булган, алар 16 кеше һәммәсе дә бүләкләнделәр.
Менә соңгы елда гына никахлашкан яшь гаиләләр түргә чакырылды. Биредә бер ел эчендә 9 пар гаилә корган. Әлеге яшь гаиләләрнең өчесе Каргада төпләнгән. Ә Фәргать һәм Гөлнара Шәйхетдиновлар, Радик һәм Рамилә Гыйнановлар, шулай ук Рузалия Гайфуллина яңа матур өйләр салып кергәннәр.
Мәйданга авыл мәктәбенең иң яхшы укучылары Энҗе Гатина, Фәнил Галиуллин, спортчы егетләр, шулай ук туган көннәрен билгеләп үтүче Айгөл Туктамышева, Равил Шәһитов, Зәет Вәгыйзов та чакырылды. "Яңа туган балалар" номинациясендә барлыгы 15 кеше бүләкләнде, алкышлар аша мәйдан аларга үз рәхмәтен җиткерде. Гомумән, Карга авылының киләчәге өчен борчыласы юк, биредә халык саны артып тора. Бер елда әнә күпме бала туган. Бу бик тә сөендерә.
Бәйрәм Сабан туе мәйданында гөрләп дәвам итте. Олысы-кечесе чүлмәк ватты, кемдер капчык белән сугышты, кемдер көянтә-чиләк белән су ташыды, аркан тартышты, капчык киеп узышты. Колга башына күз ачып йомганчы үрмәләп менеп, Алпар егетләре абыйлы-энеле Илнар һәм Илфат Сәйфуллиннар читлектәге әтәчне мәйданга очырдылар. Йомырка куелган кашык кабып йөгерү дә, катыктан тәңкә эзләү дә булды. Көрәштә иң көчле егетләр бил алышты. Шул авылның яшь егете Айрат Фәттахов җилкәсенә тәкә салып мәйдан әйләнде – абсолют батыр исеменә лаек булды.
Бик күңелле булды Карга Сабан туе. Шундый бәйрәмне оештыруда авыл җирлеге советының, бюджет сферасында эшләүчеләрнең тырышлыгы зур булды. Ә Фоат Вәлиевка Сабан туен үткәрүдә матди ярдәм күрсәткәне өчен бигрәк тә зур рәхмәтләр әйттеләр.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз