2022 елның 10 апреленнән 30 апреленә кадәр мәктәпләрдә "Кушымталарны тиз эшләү"темасы буенча саннар дәресе үткәрелә. Әлеге дәресләрнең максаты - укучыларга цифрлы кушымталардан файдалана белгән кешенең тормышы - уңайлырак, ә төрле оешмаларның эше нәтиҗәлерәк булуын күрсәтү. Әмма алардан файдалана белү генә мөһим түгел, кызыклы һәм мавыктыргыч процесс булып, аларны эшләү дә тора, һәм аның белән программист кына шөгыльләнми. "Саннар дәресе"платформасында тәкъдим ителгән тренажерлар вакытында укучылар нәкъ менә шуңа инанды.