7 апрельдә Чирмешән районы мәдәният йортында «Аулак өй-батл» Республика конкурсының зона туры узды, анда Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чирмешән районнары командалары катнашты. Әлки районыннан әлеге бәйгедә район мәдәният йорты хезмәткәрләреннән һәм авыл китапханәләре мөдирләреннән торган «Әлки мишәрләр» командасы катнашты.
Конкурс татар халкының милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм таныштыру, татар теленә хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. «Әлки мишәрләр» командасы сертификат белән бүләкләнде, ә Линар Гыймаев республика җыелма командасына сайлап алынды һәм диплом белән бүләкләнде.