12 апрель - космонавтика көне

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Нәкъ 61 ел элек Юрий Гагарин "Восток" корабле бортында космосны яулап алган беренче кеше булды. Җир атмосферасыннан читтә 108 минутлы планета тирәли пилотлы әйләнеш, кешелек дөньясына галәмне өйрәнү юлын ачкан тарихи вакыйга. Шуннан бирле кешеләр Айда булдылар, автомат аппаратлар Кояш системасының күп кенә планеталарын өйрәнделәр һәм хәтта аның чикләреннән дә чыктылар. Орбитада Халыкара космик станция эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International