12 апрельдә Хузангай авылының балалар бакчасында космонавтика көненә багышланган тематик көн узды. Төркемнәрдә күзаллауларны киңәйтү өчен планеталар, космонавтлар, спутниклар, йолдызлар турында иллюстрацияләр кулланылды. Педагоглар белән әңгәмә барышында балалар космос киңлеген яулаган кеше-Ю.Гагарин, беренче хатын-кыз космонавт-В. Терешкова турында, дүрт аяклы дусларыбызның йолдызларга юл салулары, зур һәм кечкенә планеталар, аларның үзлекләре турында белделәр. Балалар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын коллектив иҗат эшендә ныгыттылар. Шулай ук төркемдә «космос киңлеге»дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды. Бу көн бик күңелле узды һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрдә бик күп уңай эмоцияләр калдырды.