Әлки районының Нәби Дали исемендәге гимназия командасы "Бергә старт бирәбез" спорт бәйрәмендә 2 нче урынны яулады

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

Бүген Чистай шәһәрендә Татарстан Республикасының "Динамо" физкультура-спорт җәмгыятенең 95 еллыгына багышланган  "Бергә старт бирәбез"  спорт бәйрәме узды. Шулай ук бәйрәм кысаларында команда "Юл рыцарьлары" номинациясендәге  юл йөрү кагыйдәләре  буенча үткәрелгән "Бел! Онытма! Сакла” викторинасында җиңү яулады. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International