25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Янгын күзәтчелеге буенча Әлки һәм Спас районнарының баш дәүләт инспекторы Инсапов Радис мәгълүматы буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 25 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Бу чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штраф күләме икеләтә арта.

Махсус режимның төп үзенчәлеге - учаклар, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал һәм башкалар), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннән тыш (рестораннар, кафе, бар һәм башкалар), урманнарга куркыныч янаган торак пунктларда, шәхси бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.

Моннан тыш, 1-3 класс куркынычлы пиротехник эшләнмәләрне дә ачык территорияләрдә куллану тыела. Табигый янгыннарны булдырмас өчен, торак пунктлар территорияләрендә янгын куркынычы чоры башланганчы 10 метрдан да ким булмаган киңлектәге янгынга каршы минераллаштырылган полосалар булдырылырга (яңартылырга) тиеш.

Исегездә тотыгыз, учакны яккан өчен РФ КоАП 20.4 ст. 2 өлеше буенча түбәндәге штрафлар каралган:

– гражданнарга – 4000 сумга кадәр;

– вазыйфаи затларга – 30 000 сумга кадәр;

– юридик затларга – 400 000 сумга кадәр.

Моннан тыш, һәр муниципаль районда, шул исәптән Әлки районында да, әлеге карарда профилактик төркемнәр төзү каралган, аларның бурычларына – коры үлән һәм чүп-чар яндыру фактларын кисәтү, булдырмау һәм ачыклау, әлеге янгыннарны иртә стадиядә оператив рәвештә сүндерү керә.

2021 елда Әлки  районында Дәүләт янгынга каршы  хезмәте бүлекчәләре коры үлән  һәм чүп-чар януның 18 очрагына  чыктылар, коры үлән һәм чүп  яндырган өчен гражданнар 36 мең  сум күләмендә штрафка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International