Әхмәт төп белем бирү мәктәбендә «Иң яхшы сыерчык оясы - 2022» конкурсы үткәрелде

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Балаларның һәм аларның гаиләләренең игътибарын әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына җәлеп итү, шулай ук урманнарга сакчыл караш культурасын үстерү максатларында Әхмәт төп белем бирү мәктәбендә «Иң яхшы сыерчык оясы - 2022» конкурсы үткәрелде.

Конкурска тәкъдим ителгән һәр эш жюри тарафыннан түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде:

- әзерләү материалы;

- функциональлек;

- башкару осталыгы: оригиналь  дизайн, сәнгать идеясе;

- сыерчык ояларын төзегәндә төп кагыйдәләрне үтәү.

Жюри фикеренчә, барлык сыерчык оялары да критерийларга туры килә һәм җиңүчеләр дип таныла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International