Фәргать Шәрифулла улы ӘХМИТОВ

2013 елның 19 июне, чәршәмбе
Үткән атнада һич көтмәгәндә Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фәргать Шәрифулла улы Әхмитовның гомере өзелде. Ул әле ир уртасы кеше – 23 июньдә аңа 57 яшь туласы иде.
Фәргать Шәрифулла улы 1956 елда Яңа Үргәгар авылында дөньяга килгән. Шунда үсеп, мәктәп тәмамлаган, 1971 елда хезмәт юлын сәгать төзәтүче булып башлап җибәргән. Ике ел армиядә хезмәт итеп кайткач, ул "Татсельстрой", ПДУ-2440, Әлки "Сельхозхимия" берләшмәсендә шофер, тракторчы булып эшли, аннары Ташбилге мәктәбендә география укыта башлый. Тора-бара читтән торып  укып Казан педагогика институтын тәмамлый, 1991-98 елларда Ташбилге мәктәбендә, аннары 2 ел Базарлы Матак урта мәктәбендә директор булып эшли. 2000 елда аны Базарлы Матак җирле үзидарә советы рәисе итеп сайлыйлар. Шул вакыттан гомеренең соңгы көннәренә чаклы үзенең бөтен энергиясен, белемен, тырышлыгын район үзәгенә  хас катлаулы проблемаларны хәл итүгә багышлады Фәргать Шәрифулла улы. Энергияле, эшлеклелек сыйфатларына ия, тынгысыз җитәкче итеп күрсәтте ул үзен. II класслы гамәлдәге муниципаль советник чинына ия булды. Һәркем белән уртак тел табарга, даими туып торган мең төрле эш-мәшәкатьләргә өлгерергә, социаль мәсьәләләрне чишәргә тырышты. Үз компетенциясендәге бурычларны тиз һәм җиренә җиткереп үтәде. Аны авылдашлар хөрмәт итте, җитәкчеләр югары бәяләде.
Фәргать Шәрифулла улы Әхмитовның каты авыру нәтиҗәсендә үлеме  безне хәсрәткә салды. Мәрхүмнең тормыш иптәше Тәнзилә Җәмил кызының, улының, туганнары, якыннарының авыр кайгысын уртаклашып, аларга бу кайгылы көннәрдә ныклык, сабырлык телибез. Хезмәттәшебез Фәргать Шәрифулла улы Әхмитовның якты истәлеген хәтерләребездә бик озак сакларбыз.
Ф.М.Дәүләтшин, А.Ф.Никошин, Ф.Ф.Камалов, Р.Ә.Билалов, Ә.М.Сәгъдиев, М.А.Платонова, А.Р.  Низамиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International