Утырыш эшендә Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Билалов Рәшит Әбрар улы катнашты. Медицина советында төп доклад белән «Базарлы Матак РҮХ» ДАССУнең баш табибы Светлана Одушкина чыгыш ясады. Чыгышында ул эшчәнлекнең төп күрсәткечләрен һәм рейтинг күрсәткечләрен анализлады, медицина эшчәнлеген оештыруның актуаль мәсьәләләре турында сөйләде. Доклад барышында икътисади күрсәткечләр, дәвалау оешмасының матди-техник базасын ныгыту турында әйтелде. Район башлыгы урынбасары районның үсеш перспективалары, район инфраструктурасы үсеше турында сөйләде. Чыгышы ахырында Рәшит Әбрарович бөтен медицина персоналына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Утырыш ахырында медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.