Хузангай авыл клубында Пушкин картасы программасы буенча «Халык традицияләрен яшәтергә һәм ныгытырга»дип исемләнгән тематик чара узды. Чараның максаты: чуаш халкының мәдәниятен һәм традицияләрен, милли аш-су, кием-салым, гореф-гадәтләрен өйрәнү.Бәйрәм программасына чуаш халык уеннары, концерт номерлары, баш киемнәре һәм бизәкләр ясау буенча мастер-класс, «Чуаш милли ашлары» күргәзмәсе, чуаш халкының борынгы экспонатлары кертелгән иде. Шулай ук «чуаш мәдәнияте» дигән презентация әзерләнгән иде һәм җирлегебездәге йолалар турында видеороликлар күрсәтелде.