Әлки районында яралы солдатларга ярдәм җыю дәвам итә

2022 елның 15 апреле, җомга

Бу акциядә безнең район да катнаша. Бу юлы күчтәнәчләр салынган тартмалар Мәскәү янындагы Красногорск хәрби госпиталендә дәваланучы хәрбиләр өчен җибәреләчәк (алар арасында безнең районнан егетләр дә бар). Тәм-томнардан тыш, бу тартмаларга ирләр өчен эчке кием, шәхси гигиена предметлары, башка кирәк-яракларын, мәсәлән, футболкалар һәм сөлгеләр куярга мөмкин. Сугышчыларга шундый бүләкләр белән аларны туган җирендә яратулары һәм көтүләре турында искә төшерәбез. Бүген бу егетләр, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен һәм һәрберебез яклап, җаваплы бурыч башкаралар.

Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр район мәдәният йортына үз бүләкләрен китерә ала. Күчтәнәчле тартмаларны якшәмбе көнне Мәскәү асты госпиталенә озатачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International