Татарстанда алкоголь продукциясен иртәнге сәгать 8дән төнге 23 сәгатькә кадәр сатарга рөхсәт итүче закон үз көченә керде. Тиешле документка ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.
VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 нчы утырышында депутатлар күпчелек тавыш белән «Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь продукциясен ваклап сату вакытына, шартларына һәм урыннарына өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында»Законның 2 статьясындагы 1 пунктының үз көчен югалтуын тану хакында закон проекты кабул ителде.
Закон 22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр алкогольле продукция сатуның элеккеге чикләвен үз көчен югалткан дип таный. Әлеге закон 2022 елның 21 мартында үз көченә керде.
Шулай итеп, Татарстанда алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне гомумфедераль закон белән синхронизацияләргә карар иттеләр.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы