«Һәркемгә озын гомер!»
Иммунопрофилактика балалар вакцинасы белән идарә ителә торган инфекцияләр белән авыручылар санын кискен киметергә, кайбер бактериаль һәм вирус инфекцияләре учакларында халыкны нәтиҗәле яклауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Вакциналарны куллану элек дистәләгән мең бала һәм олылар зыян күргән һәм үлгән кайбер авыруларны киметергә, ә кайбер очракларда тулысынча бетерергә мөмкинлек бирде.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы инициативасы буенча Европада, шул исәптән Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында, 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атнасы үткәрелә.
Европа иммунизация атналыгының төп максаты – йогышлы авыруларны кисәтүдә иммунизациянең мөһимлеге турында халыкның белем дәрәҗәсен күтәрү.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вакцинациядән баш тартуны сугышлар, табигать пычрану, климат үзгәрү, диабет, яман шеш кебек кеше сәламәтлегенә глобаль янауларны аерып чыгара. Иммунизация ел саен дифтерия, коклюш һ.б. авырулардан 2-3 миллион үлемне булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен, халыкның планлы иммунизация белән колачлау дәрәҗәсе кимендә 95% тәшкил итәргә тиеш.
Прививкалардан баш тарту конкрет кешенең сәламәтлегенә генә түгел, ә аның якыннарнына да куркыныч тудыра. Түбәнәйтелгән иммунитетлы кешеләр (кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник авырулар булган затлар, йөкле хатын-кызлар) өчен вакцинациядән баш тарту аеруча куркыныч, чөнки алар бактерияләр һәм вируслар алдында аеруча якланмаган.
Бүгенге көндә вакциналаштыру – сәламәтлекне саклауның иң нәтиҗәле механизмы.