Алар санаулы көннәрдә 2670 гектар мәйданда уҗым бодаен, 303 гектарда арыш уҗымнарын, 164 гектарлы рыжик кырын ашладылар. Шулай итеп, идарә игенчеләре иртә яздан уҗым культуралары биләгән басуларга минераль ашламаларны тулысынча кертүгә ирештеләр.
Басуларны дүрт агрегат белән тырмалыйлар. Инде 1 мең гектардан артык күпьеллык үлән мәйданнарында дым каплатылган. “Боллер” тракторчылары Владимир Мирлачев һәм Сергей Краснов, бер-берсен алыштырып, тәүлек әйләнәсе басуларны тырмалыйлар. “Нью Холланд” тракторына агрегат тагып, Равил Хәмидуллин һәм аның алмашчысы Фәнис Борһанов көнлек норманы даими арттырып эшлиләр. Алар белән янәшә басуда Ирек Җәләлетдинов һәм Рәзил Абдуллин тракторлары да калышмый хезмәт куя.
Идарәнең баш агрономы Радик Билданов әйтүенчә, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки”гә 3 мең гетар сөрү җирләре белән Камка отряды да кушылган. Әлеге кырларда язгы эшләр шулай ук әйбәт кенә башланган.