Татарстан эшмәкәрләре КУЭ корпорациясеннән ташламалы кредит бирү программасы буенча 1 млрд. сумнан артык ярдәм алдылар

2022 елның 22 апреле, җомга

Татарстан Республикасы эшмәкәрләре  1,1 млрд. сумлык 98 кредит рәсмиләштергән. Бүгенге көндә ПСК программасының гомуми 335 млрд. Сум лимитында КУЭ Корпорациясе портфеле 150 млрд. сумга җиткән инде.

ПСК буенча заемщиклар арасында 90% тан артык - бу кече һәм микробизнес вәкилләре. Эшмәкәрләр дүрттән өч кредит (72%) әйләнеш максатларына җибәргәннәр, тагын 28% - инвестицияләр өчен заем акчаларын кулланганнар. ПСК программасы буенча иң күп кредитларны эшкәртү производствосы, транспортлау һәм төзелеш, шулай ук җәмәгать туклануы өлкәсеннән эшкуарлар алды.

2022 елның мартында ПСК  программалары бизнес өчен кредит  бирүнең төп программаларына  әверелде. Бу үзәк банкның төп  ставкасы 20% ка кадәр артуга карамастан, алар буенча ставкаларның теркәлүе  белән аңлатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International