Май бәйрәмнәрендә табигатьтә ял итү буенча тәкъдимнәр

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

Күп кенә шәһәр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр май бәйрәмнәрендә табигатькә, бакча кишәрлекләренә чыгарга тырыша. Табигатьтә ял итү күңелсез тәэсирләр калдырмасын өчен пикникка әзерлек вакытында мөһим моментларга игътибар итәргә тәкъдим итәбез.

Бары тик яңа, сыйфатлы продуктларны гына сайлап алыгыз. Сатып алган вакытта җитештерү датасына, яраклылык вакытына, саклау шартларына, җитештерүче турында мәгълүматларга игътибар итегез.

Табигатьтә су-беренче чиратта кирәкле әйбер. Эчәндә, куллары һәм азык-төлек продуктларын юганда чиста су (шешәләргә тутырылган яки кайнаган) кулланыгыз. Суны җитәрлек күләмдә үзегез белән алыгыз. Җиләк - җимеш, яшелчә һәм яшел тәмләткечләр сыйфатлы өйдә яхшылап юыгыз.

Пикник өчен махсус ачык һавада озак сакларга мөмкин булган продуктларны сайлагыз. Пикникка сөт, ысланган, маринадланган ризыкларны, йомыркаларны, кремлы кондитер эшләнмәләрен алырга киңәш ителми аларны куллану сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин.

Пикникның төп ризыгы-шашлык. Ит һәм башка азык-төлек продуктларын, сәүдәне гамәлгә ашыручы хуҗалык итүче субъект турында мәгълүмат элмә такталы, оештырылган сәүдә нокталарында сатып алырга кирәк. Шулай ук товарны саклау һәм сату шартларын үтәүгә дә игътибар итәргә кирәк. Итне башка ризыклардан аерым төрегез һәм куегыз. Термосумка яки сумка-суыткыч кулланыгыз. Ит кыздырганда майсыз ит кулланырга киңәш ителә.

Ит һәм балык продуктларын әзерләү сыйфатына игътибар итегез. Арзан булган ит, тавык яки балык авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: ашкайнату белән бәйле проблемалардан алып авыр йогышлы авыруга кадәр.

Уңайлы һәм имин ял итү өчен, үзегез белән бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба һәм эскәтер, эшкәртелгән һәм куллануга әзер булган продукцияне, салатларны, әзер шашлык, икмәк, яшелчә, җиләк-җимеш һ.б. савытларны, коры һәм дымлы тастымалларны, кәгазь сөлгеләрне, суны һәм пычаклар алырга кирәк.

Шәһәр читендә чыкканда талпан йогышларын профилактикалау чаралары турында да онытмаска кирәк. Талпаннар “корбаннарын" көтә, чирәмдә утырганда аяк һәм кулларыгызны ябулы киемне сайлагыз. Моннан тыш, пикникка китәр алдыннан талпанга каршы аэрозольләр сатып алу турында да кайгыртыгыз.

Тикшерүләргә аерым игътибар бирергә кирәк. Табигатьтә булганда үзеңне һәм балаларны 15-20 минут саен карарга кирәк. Бигрәк тә өйгә кергәнче җентекләп тикшерергә кирәк. Талпаннар Сезнең киемдә генә түгел, ә әйберләрдә (сумкада, рюкзакта), чәчәкләрдә (яки башка өзелгән үсемлекләргә) йорт хайваннарында да булырга мөмкин.

Талпан тешләгән очракта кичекмәстән медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнарындагы территориаль бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International