Базарлы Матак авылының “Каенлык” балалар бакчасында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган чара узды. Чарада тәрбиячеләр, өлкән һәм мәктәпкәчә әзерлек яшендәге балалар катнашты. Балалар Габдулла Тукайның әкиятләрен һәм шигырьләрен искә төшерделәр.