Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы кыр эшләренә актив керештеләр. Бүгенге көндә тырмалау 15 мең гектардан артык мәйданда башкарылган (32%), күпьеллык үләннәрне тырмалау 6776 га (63%), уҗым культураларын тукландыру төгәлләнеп килә. "Хузангай" ҖЧҖендә арпа чәчүгә керештеләр.