Туган көн - һәр кеше тормышында зур вакыйга. Югары Әлки авылында гомер итүче Хәйретдинова Зәкия Билдан кызын 95 яшьлек юбилее белән котларга район Башлыгы урынбасары Билалов Рәшит Әбрар улы, Түбән Әлки авыл җирлеге Башлыгы Садриев Фәрит килделәр. Юбилярга Россия Президентының котлау хаты һәм район Башлыгының бүләкләре тапшырылды. Юбилярга сәламәт һәм бәхетле тормыш телисе килә.