Аз тәэмин ителгән гаиләләргә ай саен ярдәм итәчәкләр

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге  балага айлык акчалата түләү  гаиләнең бер әгъзасына уртача  керем Татарстан Республикасында  билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән  артмаган гаиләләрдә ата-аналарның  берсенә бирелә.

Яңа ярдәм чарасы 1 апрельдән гамәлгә керде. Аны алу өчен ата-анадан (законлы вәкилдән) бары тик дәүләт хезмәтләре Порталы аша, шулай ук КФҮ аша бирергә мөмкин булган гариза гына кирәк. Барлык кирәкле мәгълүматларны Пенсия фонды мөстәкыйль рәвештә сорый. Дәүләт хезмәтләре порталында гариза бирү өчен яңа форма 1 майдан эшли башлаячак.

Түләү гаилә кеременә бәйле рәвештә түбәндәге күләмдә бирелә– 50% - 5216,50; 75% - 7 824,75 яки 100% - 10 433,00 республикада бала өчен яшәү минимумы күләменнән, ул агымдагы елда 10 433 сум тәшкил итә.

Беренче акча күчерү түләү билгеләү турында Карар кабул ителгәннән соң 5 эш көне эчендә башкарыла. Алга таба акчалар пособие түләнә торган айдан соң килүче айның 1-нче саныннан 25-нче санына күчерелә.

12 айга түләү билгеләнә, әмма бала 17 яшькә җиткәнчегә кадәр генә.

1 октябрьгә кадәр бирелгән  гаризалар буенча түләү 2022 елның 1 апреленнән, әмма бала 8 яшь тулган айдан гына түләнәчәк.

1 октябрьдән соң бирелгән  гаризалар буенча түләү бала 8 яшькә җиткәнче 6 айдан да соңга калмыйча яки 8 яшьтән соң  6 ай үткәннән соң кергән булса, түләнәчәк.

8 яшьтән 17 яшькә кадәрге  балаларга айлык түләүләр МИР  картасы буенча да, Россия почтасы  аша да исәпләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International