26 апрельдә 15:00сәгатьтә Дәүләт хезмәтләре порталында аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 8 дән 17 яшькә кадәрге балаларга пособие формасы ачылды. 1 май көнне алдан бирелгән барлык гаризалар автомат рәвештә РПФда карап тикшерү өчен алыначак.
Ведомство искәртә, гариза карау вакыты 10 эш көне тәшкил итә. Аерым очракларда ул озайтылырга мөмкин. Әгәр вакыты озайтыла икән, гаиләгә бу хакта хәбәр киләчәк. Пособие 1 апрельдән исәпләнәчәк. Май аенда пособие билгеләгәндә дә акча апрель аена да күчәчәк.
Гаризаны соңрак та бирергә мөмкин. Гариза 2022 елның 1 октябренә кадәр биргәндә балага апрельдә 8 яшь тулса, түләү1 апрельдән булачак. Шул ук вакытта гаризаны вакытыннан алда тутыру аны карау срокларына йогынты ясамый.