Татарстанда татар телендәге язмаларда хаталар эзләү буенча икенче конкурс уза

2022 елның 28 апреле, пәнҗешәмбе

1 сентябрьгә кадәр Татарстанда  элмә такталарда, мәгълүмати такталарда, топографик тамгаларда, юл күрсәткечләрендә  һәм торак йортларның аншлагларында  татар телендәге хаталарны ачыклау  буенча конкурс уза. Конкурсны  Татарстан Республикасы Президенты  каршындагы Татар телен саклау  һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе  башлап җибәрде.

Элеккесе кебек үк, конкурсны үткәрү мәйданчыгы итеп «Халык контроле»ТР ДМС билгеләнде. «Атама һәм язулардагы хаталар» категориясендә язмасын калдыручы һәркем автомат рәвештә катнашучы була.

Ләкин мөһим шарт бар – һәр катнашучы ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы (алга таба – ЕСИА) аша авторизацияне узарга тиеш.

Хәбәрнамәгә гадәттәгечә хаталар җибәрелгән яки тәрҗемә булмаган язманың фотосурәтен беркетергә, шулай ук ул урнаштырылган адресны һичшиксез күрсәтергә кирәк.

Конкурска сентябрь аенда йомгак ясау планлаштырыла. Республикада хаталар турында күбрәк хәбәрләр җибәргән 10 кеше билгеләнәчәк. Алар барысы да махсус призлар белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International