90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путин Түбән Әлки авылында яшәүче Нурания Кадыйр кызына котлау открыткасы җибәрде. Ил башлыгының котлавын, район Башлыгы А.Ф.Никошиннан котлау хаты, шулай ук юбилярга истәлекле бүләк Әлки муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, Түбән Әлки авыл җирлеге башлыгы Фәрит Садреев тапшырды. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.