Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
«Татар кая төпләнсә, анда Сабантуй оеша», диләр Дзержинск шәһәрендә
2013 елның 21 июне, җомга
Дзержинск чагыштырмача яшь кала. Ул 1930 елда шәһәр статусы алган. Анда бүген 240 меңләп кеше яши. Шәһәрдә химия сәнәгате алга киткән. Дзержинск Түбән Новгород шәһәренә терәлеп диярлек тора, аларны 30 чакрым гына аера. Ә бездән исә анда 600 километр юл үтәсе.
Юлга без җомга кичендә кузгалдык. Арабызда көрәшчеләр, гер күтәрүчеләр, спортның бүтән төрләре осталары, хөкемдарлар, мәдәният хезмәткәрләре, кайбер авыл җирлекләре башлыклары. Шулкадәр халыкны ике тәүлек буе тукландырып торучы "Йолдызлык" кафесы кызлары да безнең белән бардылар. Кыскасы, төнебез юлда үтте. Шимбә көнне иртән Дзержинск шәһәренә барып төштек.
Безне шәһәр хәкимияте каршындагы Милли диаспоралар эшләре буенча совет әгъзасы Мостафа Фатыйхов һәм шәһәр хакимиятенең юл хуҗалыгы, төзекләндерү һәм территориаль идарә департаменты директоры Хөсәен Сабитов каршы алдылар.
Шәһәр үзәгендәге кунакханәгә урнашкач, беренче эш итеп Сабан туе үтәсе урынны карадык. Милли бәйрәм үзәк паркта узачак икән. Монда бик җәелеп көрәш оештыру мөмкинлеге юк. Агачлар арасына келәмне җәеп, тирә-юненә эскәмияләр тезеп, бәйгене шунда үткәрергә булдык. Читтәрәк гер күтәрү, аркан тартышу ише ярышлар оештырасы булыр.
Дзержинск шәһәре Ока елгасының уң як ярына урнашкан. Рәхмәт хуҗаларга, без елга буйлап сәяхәт тә кылдык. Югарыда исеме аталган Хөсәен Сабитов безгә шәһәр турында бик күп кызыклы нәрсәләр сөйләде. Дзержинск Бөек Ватан сугышы чорында фронтка иң күп бомба һәм снарядлар ясап озатучы шәһәр булган. Фашистлар Түбән Новгород шәһәрен күп тапкырлар авиабомбага тоталар. Ә Дзержинскига бер генә туп та төшми. Гитлерның әмере буенча шәһәр төзек килеш кулга төшерелергә тиеш була.
Шәһәрдә хәзер мәчет төзелеп килә. Без аны да карап үттек. Тагын бер күз күрмәгән нәрсә – биредә музыка фонтаны бар. Музыка уйнап тора, ә төрле төсләргә кергән су фонтаны шул көйгә "бии". Бик тә матур күренеш. Фонтан тирәсенә кеше гел бик күп җыела икән. Шул көнне никахлашучылар да фонтанны тамаша кылырга, истәлеккә фотога төшергә килгәннәр иде.
Икенче көнне иртәдән мәш килеп Сабантуй урынын әзерләдек. Халык бәйрәмгә соңрак җыела икән биредә. Шәһәр кешеләре бит, озак йоклыйлардыр.
Сәгать уникеләргә таба ял паркы шактый җанланды. Ак яулыклы апалар, түбәтәй кигән ир-егетләр күренде. Болар инде татарлар, читтә яшәүче газиз милләттәшләр.
Концерт урынында балалар җырлый-бии башлады. Аннан бар Сабантуй мәйданына татар моңы агылды. Монысы инде Татарстаннан, Әлкидән килгән үзешчән сәнгать осталары чыгышы иде.
Сабан туен тантаналы төстә ачуга чират җитте. Иң элек сүз Дзержинск шәһәре башлыгы Валерий Чумазинга бирелде.
–Берничә көн элек без Татарстанда, Әлки районы Сабан туенда катнаштык. Бу бәйрәм сездә бик югары дәрәҗәдә үтә икән. Безгә әле сездән өйрәнәсе дә өйрәнәсе ,–диде Валерий Анатольевич. Аннан ул Татарстаннан килгән зур делегациягә ихластан рәхмәтен җиткерде.
Әлки муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшинга сүз бирелде.
–Барлык әлкилеләр исеменнән Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Эчкерсез, шатлыклы очрашулар һәм әйбәт ял телим сезгә,–диде ул.
Фердинат Мидхәтович Сабан туеның татар халкы өчен әһәмияте, бәйрәмнең тарихы турында сөйләп узды.
–Моңа кадәр без өч ел Ярославль шәһәрендә, дүрт ел Чуашиядә, ике ел Пензада Сабан туе үткәрүдә катнаштык. Татарстан хөкүмәтенең Дзержинск шәһәрендә Сабантуйда катнашырга дигән тәкъдимен без шатланып кабул иттек. Сезнең бәйрәмегезне тулыландыра, анда күңеллелек һәм сөенеч өсти алсак, бик шат булырбыз,–диде Фердинат Мидхәтович.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй бәйрәме уңаеннан котлавын исә Дзержинск халкына республикабызының муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җиткерде.
Бәйрәмдә Түбән Новгород шәһәре һәм өлкәсе Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров та катнашты. Ул Сабан туеның халыкларны берләштерү, дуслаштыру көченә ия булуын билгеләп үтте. Биредә һәр кеше күңеленә якын уеннарда, ярышларда катнаша ала, уен-көлке, җыр-бию, дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә бит. Гаяз хәзрәт һәр гаиләгә имин тормыш, бәрәкәтле эш-гамәлләр кылып, татулыкта, муллыкта яшәүләрен теләде.
Дзержинскида Сабан туе 1976 елдан бирле үткәрелә икән. "Татар кая барып урнашса, шунда Сабан туе оештырыла башлый", дигән кызыклы фикер дә яңгырады биредә.
Менә бәйрәмнең бизәге милли көрәш башланып китте. Келәмгә Әлки егетләре белән бил алышырга күбрәк үзбәкләр чыкты. Дөрес, аларга башта баш хөкемдар Рәмис Вафин көрәш алымнарын күрсәтеп, җентекләп аңлатты.
Көрәш биредә ике төрдә барды – татарча һәм билбаулы көрәш. Билбаулы көрәшкә язылучылар шактый иде. Шуңа ул бәйге бик озак дәвам итте. Безнең район егетләре Алмаз Хәмидуллин, Альберт Закиров, Булат Габидуллин исә татарча милли көрәшнең чын асылын күрсәттеләр.
Безнең Фәнис Сәгыйров бер читтәрәк Сабан туе уеннарын оештырып җибәрде. Капчык киеп узышу, кашыкка йомырка куеп йөгерү ише кызык ярышларда олысы-кечесе рәхәтләнеп күңел ачты.
Әнә берәр потлы герләрне чөю башланды. Биш минут эчендә безнең Газинур Фәттахов герне 135 мәртәбә күтәрде. Дзержинскидан бер егет, күпме тырышса да, 98дән арттыра алмады.
Сабантуйга сәүдә итәргә килгән эшмәкәрләр белән дә сөйләшеп, аралашып алдык. Суздаль шәһәреннән килгәннәргә:
–Сабан туе буласын сез каян белдегез?–дим.
–Интернеттан күрдек,–ди балчыктан ясалган кувшиннар, башка төр савыт-саба белән сәүдә итүче ханым.–Сабан туе бездә дә үтә. Суздаль бит "Алтын боҗра" шәһәрләренә керә. Калабызда татарларның күпме яшәвен төгәл генә белмим, әмма таныш татарларыбыз бар, аралашып яшибез.
Мөселман товарлары сатучылар янына килеп сүз кушам.
–Без Кызыл Октябрь районыннан. Бездә һәм Сергачта иң күп татарлар яши,–диләр горурланып.
Ә сәхнә тирәсендә татар көенә бии башладылар. Кала халкы бик ялындырып тормады, очып-очып биеде. Татар моңы, татар җырлары ял паркында әле бик озак яңгырады.
Миңа калса, үзешчән артистларыбыз да, спортчы егетләребез дә Дзержинск Сабан туена матур бизәкләр өсти алдылар. Җирле халык белән аз гына аралашудан да бәйрәмгә килүчеләрнең бик канәгать, шат булулары аңлашылды. Ә без Татарстан җиреннән нәкъ шул вазыйфа белән килдек тә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз