15 апрельдә 2023 елда төзекләндереләчәк ишегалларын, паркларны һәм скверларны билгеләү өчен тавыш бирү башланды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле авыл халкы! Тавыш бирүгә актив кушылуыгызны сорыйбыз.

15 апрельдә Татарстанда  киләсе елда төзекләндереләчәк  паркларны һәм ишегалларын сайлау  өчен сораштыру старт ала.

Республика халкының «Безнең ишегалды» программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 ишегалдын сайлау мөмкинлеге бар, аны «Бердәм Россия» партиясе башлап җибәрде һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов хуплады. Ишегалларын төзекләндерү эшен 2023 елның көзенә тәмамлау планлаштырыла.

Моннан тыш, татарстанлылар киләсе елда төзекләндерергә кирәкле парклар, скверлар һәм яр буйлары өчен тавыш бирә ала. Әлки районында барлыгы 4 иҗтимагый киңлек катнаша.

Тавыш бирү 15 апрельдән 30 майга кадәр https://gorodsreda.tatar.ru/ сайтында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International