ТР Әлки муниципаль районы Базарлы Матак авылында «Төремкәй» балалар бакчасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган «Мин хәтерлим-мин горурланам!» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чара «Җиңү көне» музыкасы астында башланып китте. Чын солдатлар кебек марш атлап, кечкенә, урта, өлкән, әзерлек төркеме балалары залга флаглар һәм бабалары һәм бабаларның бабалары портретлары белән керделәр. Педагоглар балаларга тарихыбызның мөһим мизгелләре турында сөйләделәр, Җиңү Көненең нәрсә икәнен, ни өчен без аны шулай изге итнп карыйбыз, ни өчен бу бәйрәмнең күз яшьләре аша шатлыклы, ни өчен безгә аны онытырга ярамавын аңлаттылар. Тәрбияләнүчеләр Җиңү бәйрәме, тынычлык, солдатлар турында җырлар җырладылар, сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, балалар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.