Бүген Әлки районы ЮХИДИ бүлегенең муниципаль хезмәткәре Базарлы Матак Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең ЯИХ отряды белән берлектә «Георгий тасмасы» акциясе үткәрде . Чарада катнашучылар , «Георгий тасмалары» белән, Базарлы Матак авылының үзәк урамнарына чыктылар, узучыларга тасмалар, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт бюджет учреждениесеннән яктылык кайтаручы элементлар бүләк иттеләр, җәяүлеләрне якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм җәяүлеләр кичүендә сак булырга өндәделәр.