Иске Такталы авылының "Чишмәкәй" балалар бакчасы бәйрәм символикасы, Мәңгелек ут макеты белән бизәлгән иде

2022 елның 7 мае, шимбә

Иске Такталы авылының "Чишмәкәй" балалар бакчасында Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик рух, үз Ватаннарына мәхәббәт һәм җиңү яулаган кешеләргә карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан, киенү бүлмәсендәге витражлар бәйрәм символикасы һәм Мәңгелек ут макеты белән бизәлгән иде.

Балаларга тематик әңгәмәләр үткәрелде, сугыш турында нәфис әдәбият укылды, балалар хәрби техника турында танып-белү видео ролигын карадылар, аннары хәтер, иҗади сәләтләрен ныгыту өчен хәрби техника рәсемнәрен буядылар, сугыш турында җырлар, шигырьләр өйрәнделәр.

7 май көнне "Сугыш беркайчан  да булмасын!» чарасы үткәрелде.Залда  сугыш елларының музыкаль әсәрләре  яңгырады. Кызлар һәм малайлар "Катюша»  җыры астында бию башкардылар, балалар шигырьләр сөйләделәр. Ирекле  илдә һәм тыныч күк астында  яши алуыбыз өчен гомерләрен  биргән һәркемгә мәңгелек дан. Без башкарган эш Ватаныбызның героик үткәненә карата патриотизм, хөрмәт хисен формалаштыруга ярдәм итте дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International