Әлки районында яшәүчеләр Бөек Җиңүнең 77 еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр

2022 елның 9 мае, дүшәмбе

Бүген, 9 май көнне иртәдән, Базарлы Матак авылының үзәк мәйданындагы Ленин урамы буенча җәяүлеләр бульварында теге яки бу сугыш вакыйгаларына багышланган кызыклы тере композицияләр каршы алды. Аларны район мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән иде.

Бәйрәм тантанасы башланыр алдыннан Мәңгелек ут каршындагы мәйданда сугыш һәм хезмәт ветераннарын каршыладылар. Аннан соң бәйрәм урынына Үлемсез полк рәтләре узды.

Тантаналы митинг район Башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Александр Никошин чыгышыннан башланды. Ул безнең Ватан азатлыгы өчен көрәшкән, сугыш кырларында калган әлкилеләр турында зур хөрмәт белән искә алды, яшь буынны аларның батырлыгы мисалында тәрбияләү кирәклеген ассызыклады, митингта катнашучыларга тынычлык һәм иминлек теләде.

Татарстан Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика Президенты Рөстәм Миңнехановның татарстанлыларга мөрәҗәгатен укыды.

Митингта шулай ук районның хәрби комиссары Виктор Лаврентьев, хезмәт ветераны Ираида Казнова, ветеран-әфганчы Петр Чулков, Базарлы Матак урта мәктәбе укучысы Ильяс Садыйков чыгыш ясадылар.

Аннан соң митингта катнашучылар азат итүче сугышчыга куелган һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.

Бәйрәм Үзәк паркта дәвам итте.

Кич белән, 19.00 сәгатьтә, авыл халкын бәйрәм концерты һәм салюты көтә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International