Бүген Базарлы Матак төп гомуми белем бирү мәктәбендә "гади яшәргә"дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Укучылар тормыш кыйммәтләрен аңларга ярдәм итүче күнегүләрдә катнаштылар, авыр тормыш хәлендә булган яшүсмерләрнең гамәлләре, үз гамәлләре өчен җаваплылык турында фикер алыштылар, толерантлык һәм тормышка позитив караш формалаштыруга юнәлтелгән ролик карадылар.