Әхмәт авылының “Бәләкәч” балалар бакчасында бөтен дөньяда бәйрәм ителүче “Тузганак” көненә багышланган чара узды. Тәрбияче балаларны чәчәкнең дәвалау үзлекләре турында сөйләде.Балалар “Тузганак биюе” дип исемләнгән бәйләмнәр үрде, “Тузганак үзе ясасын” темасына рәсем ясады, төсле кәгазьләрдән чәчәкләр кисте.Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү буенча әңгәмә үткәрелде. Чара ахырында балалар табигатьтә кояшлы чәчәкләрне күзәтте.