Иске Алпар авылында ватандашларга һәйкәл янында тантаналы митинг үткәрелде

2022 елның 13 мае, җомга

Митингка килүчеләрне бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Ринас Салахов котлады. Котлауларга район Башлыгы урынбасары Рәшит Билалов кушылды һәм мәктәп укучылары мәгънәле сәхнә әсәрен тәкъдим иттеләр.

Бәйрәм чарасы авыл клубында дәвам итте. Татарстан Дәүләт Советы Депутаты Альберт Мухаметшин алпарлыларны җиңү көне белән котлады; традиция буенча, ул концертка иганәче булды. Танылган эстрада артистлары Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Расим Низамов, Айгөл Бариева авыл кешеләре алдында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International