Легаль булмаган алкогольле продукцияне сату турында кая хәбәр итәргә?
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең «Кайнар линия» сенә(843) 278-92-79 (тәүлек буе) легаль булмаган хәмер продукциясе сату турында хәбәр итәргә мөмкин.
Алкогольле продукциянең легальлеген ничек тикшерергә?
Алкогольле продукциянең легальлеген шешәнең тышкы кыяфәте буенча тикшерергә була-этикеткасы һәм контрэтикеткасы тигез ябыштырылган, бөкесе әйләнми, шешәсенә акциз маркасы яки махсус марка ябыштырылган. Шешәнең эчендәге сыеклык чит катнашмалардан башка. Сатучы легаль җитештерелгән алкогольле продукциягә беренче таләп буенча товар-озату документларын: товар-транспорт накладноен, ТТНГА белешмә яки таможня декларациясенә белешмә (чит ил продукциясе өчен) күрсәтергә тиеш.
Икенче вариант. 5-114-115 номерына шалтыратып, операторга сатыла торган алкогольле продукциянең легальлеген тикшерергә теләвегез турында хәбәр итегез. Аннан соң шешәдән теркәлү номерын әйтергә кирәк. Әгәр алкоголь Татарстанда җитештерелсә, партия номеры шешә бөкесендә билгеләнә, республикабыздан читтә җитештерелсә, шешәнең үзенә төшерелгән наклейкада (штрихкод өстендә).
Өченче вариант. Шулай ук бу хезмәттән интернет аша да файдаланырга була. Әлеге Сервис ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында тормышка ашырыла (uslugi.tatar.ru)
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы