Борискино мәдәният йорты «Нарспи мирасы» конкурсында җиңгән акчага җиһазлар сатып алды Мәдәният учагының иң якты бүлмәсендә урнаштырылган тегү машиналары, оверлок, тукыма, бисер, тасмалар, төймәләр... кыскасы, халык костюмын тегү өчен кирәк булган бөтен әйбер.
- Хыялның тормышка ашу үзлеге бар. Менә минем дә тормышка ашты. Матур күлмәксез нинди концерт? Ә бер үк костюмга тамашачылар тиз ияләшә, яңалык кирәк. Ә монда күрәсезме, безнең кул эшләре түгәрәге әгъзалары белән Чуаш милли күлмәкләрен тегәбез, - дип хәбәр итте Анастасия Николаевна.