14-15 май көннәрендә Казандагы Волейбол үзәгендә “Мәктәп волейбол лигасы” ярышлары үткәрелде.
Аларда Чуаш Кичүе мәктәбенең волейбол командасы катнашты. Кызларыбыз башка командалар арасында югалып калмадылар – мактаулы өченче урынны алдылар. Ә тупны иң яхшы кабул итүче исеменә Әдилә Зәйдуллина лаек булды.