Балалар өчен юлламалар сатып алу (сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юлламалар алырга хокуклы кешеләрне дә кертеп), балалар туристик кэшбэкына, лагерьларда һәм юлда туклануны оештыру, әти-әниләрнең лагерьларда булу мөмкинлеге турындагы сорауларга Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Садыйков Ринат Наил улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Асадуллина Алсу Мөниб кызы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының «Җәй» республика үзәге директоры Дәүләтчин Илдар Локман улы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе Тимирясова Асия Витальевна җавап бирәчәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» телефоны буенча 8(800)350-44-72 26 майда 10:00 дән 12:00 гә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 26 мае 10 сәгатькә кадәр кабул ителә (https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm)