Бүген Әлки муниципаль районы Башлыгы урынбасары Рәшит Әбрар улы туган көнен билгеләп үтә

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

Хөрмәтле Рәшит Әбрар улы!

Туган көнегез белән иң ихлас котлауларны кабул итегез!

Сезнең һөнәри осталыгыгыз, куелган максатларга ирешә белүегез, югары дәрәҗәдәге профессионал булуыгызны күрсәтә.

Сезнең белемегез - тирән, оештыру сәләтегез - искиткеч, эшегез нәтиҗәсе – югары.

Сез һәр эшне уңышлы һәм уңайлы итеп оештыру сәләтенә ия.

Әлки районы һәм аның халкы өчен көндәлек хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек телибез! Барлык планнарыгыз да чынга ашсын, ә уңыш һәм шатлык сезнең хезмәтегездә һәм тормышыгызда тугры юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International