Бүген Әлки муниципаль районы Башлыгы Александр Никошин атна саен сишәмбе көнне үткәрелә торган шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында телдән аңлатмалар бирелде, ә алга таба эшләүне таләп итә торган мәсьәләләр буенча структур бүлекчәләрнең урынбасарларына һәм җитәкчеләренә конкрет йөкләмәләр бирелде.