Әлки районының барлык мәктәпләрендә дә Соңгы кыңгырау чыңлады

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Хузангай урта гомуми белем бирү мәктәбендәге бәйрәм линейкасынд район Башлыгы Александр Никошин катнашты.

Традицион кызыл тасмалар, һава шарлары, мәктәп һәм балачак турында дулкынландыргыч җырлар, чыгарылыш сыйныф укучыларыннан вальс — бәйрәмнең иң дулкынландыргыч минутлары.

Традиция буенча бәйрәм мәктәп тормышы тәмамлануны символлаштыручы кыңгырау чыңы белән тәмамланды.

Быел Әлки районында 11 нче сыйныфны 66 укучы, 9 нчы сыйныфны 171 укучы тәмамлый.

Мәктәпләрдәге линейкалар куркынычсызлык таләпләрен үтәп узды. Полиция хезмәткәрләре тантаналы линейкаларда җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International