Иске Такталы авылының "Чишмәкәй" балалар бакчасында чыгарылыш иртәсе узды. Быел балалар бакчасыннан чыгарылучы 7 бала 1 сыйныфка барачак. Аларга педагог һәм ата-аналардан җылы һәм изге сүзләр яңгырады.