«Тормышыбыз да, хезмәтебез дә биредә»

2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Рәис Галимҗан улы үзенең язмышын туган як, авыл хуҗалыгы хезмәте белән бәйләгән кеше. 1989 елдан бирле ул районыбыз авыл хуҗалыгында хезмәт куя.
Югары Әлморза сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Рәис Тәтеш совхоз-техникумына укырга керә һәм агроном белгечлеге алып чыга.
–Мине ветеринария табибы булырга укырга китәргә бик кыстаганнар иде. Әмма мин агроном профессиясен сайладым. Чөнки җир эшен бик яратам. Хәзер  җитәкче булып эшләсәм дә, үземне гел агроном итеп хис итәм,–ди Рәис Галимҗанович.
Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1989 елда егетне "Заветы Ильича" колхозына агроном-орлыкчы итеп билгелиләр. Яшь белгечне үзенә күрә сынау да була бу. Уңган егет  хәленнән эш килүен күрсәтә, язгы кыр эшләрен әйбәт кенә үткәрә. Көзен кырлардан мул уңыш  җыеп алалар.
Үткән гасырның 90 нчы еллары илебез өчен гаять авыр чор була. Авыл хуҗалыгы да катлаулы сынаулар алдында кала. Җиңел булмаган шушы вакытта ферма мөдире вазыйфасын йөклиләр Рәискә. Ә аннан соң 6 ел дәвамында туган авылында кырчылык бригадиры булып эшли. Айлар буе хезмәт хакы күрмәгән еллар бу. Шулай да алга өмет белән карап, тормышның яхшы якка үзгәрәсенә ышанып эшлиләр.
–Бригадир булып эшләү башта катлаулы булды. Әмма теләк булганда, тырышканда барына да өйрәнеп була икән,–дип искә ала ул чакларны Рәис Галимҗанович.
1997-2000 елларда Р.Гайфуллин "Татарстан" кооперативында баш агроном булып эшли. Билгеле, бик җаваплы хезмәт бу. Яз-җәй айларында таң яктысы белән өйдән чыгып китәргә, төнгә кадәр хезмәттә булырга туры килә. Тотрыклы мул уңыш алу өчен орлыгын да, ашламасын да, техникасын да кайгыртырга, эшне оештырырга кирәк. Ял-бәйрәм көннәрен басуларда үткәргән вакытлар күп була. Инде зур тәҗрибә туплаган белгеч яратып та, үҗәтләнеп тә башкара агроном хезмәтен.
Авыл хуҗалыгын әйбәт белгән, кешеләр белән уртак тел таба алган Рәис Гайфуллинны 2000 елда "Юхмачы" хуҗалыгына җитәкче итеп билгелиләр.
–"Юхмачы" отряды районда иң зурлардан иде. Коллектив яңа, һәр кешенең үз холкы, дигәндәй. Эшкә тәвәккәллек белән, теләп алындым. Кешеләргә игътибарлы булырга, һәркем белән уртак тел табарга тырыштым. Кешенең үз хезмәтенә мөнәсәбәте бик әһәмиятле бит. Механизатор икән, техниканы төзек, чиста-пөхтә тотсын. Хезмәт дисциплинасын үтәү, вазыйфаларыңны җиренә җиткереп башкару да  гаять мөһим.
Дөрестән дә, Р.Гайфуллин җитәкчелек иткән елларда "Юхмачы" хуҗалыгында уңай үзгәрешләр байтак була. Кырлар культурасы яхшыра, дисциплина ныгый, терлек азыгы хәзерләү бермә-бер арта.
2010 елдан Рәис Галимҗанович "Кызыл Шәрык-Агро"ның  "Көнчыгыш Әлки" территориаль идарәсе директоры. Юхмачыда бер хуҗалык белән генә идарә итәргә туры килсә, биредә аның хезмәте күпкә катлаулана. "Чаллы" терлекчелек комплексы, "Чаллы", "Үргәгар", "Алпар", "Камка" отрядлары, нәсел терлекләре фермалары – барысы да аның карамагында бит, аларның эшчәнлеген контрольдә тоту зарур.
–Билгеле, хезмәтемдә төп таянычым – эш сөючән, тырыш кешеләр. Аларны мәҗбүр итәргә, контрольдә тотарга да кирәкми, үз вазыйфаларын күңел биреп, намус белән башкаралар,–ди Рәис Гайфуллин.
Аның кул астында терлекчеләр, механизаторлар, белгечләр – барысы 362 кеше хезмәт куя.  Бүген бөтен көч терлек азыгы хәзерләүгә юнәлдерелгән. Үткән елның җәендә дә азыкны шактый хәзерләгәннәр, сенаж, силос, печән, салам – 19 мең 500 тонна кышлык запас көйләп куйган булганнар. Быел исә азык запасын тагын да күбрәк – 39 мең 200 тонна хәзерләргә ниятлиләр. Алдагы кыш турында гына уйламыйча, тагын берничә еллык запас булдыру хакында кайгырталар. Әйбәт иген уңышы алу, терлек азыгын мул хәзерләү өчен, билгеле, яхшы техника да кирәк. Техниканың торышына биредә бик игътибарлылар. Хәзер "Көнчыгыш Әлки" хуҗалыкларында 51 берәмлек техника исәпләнә, һәм техника паркы  яңартылып тора.
Җитәкченең хезмәте тынгысыз, күп көч, вакыт таләп итә. Хезмәт мәшәкатьләре белән әвәрә килеп, гаиләне кайгыртырга, йортыңны карарга мөмкинлек тә калмый.
–Йорт-җир өчен җаным тыныч, анда тормыш иптәшем Резидә хуҗа бит. Ул барына да өлгерә, кызыбыз Миләүшә белән улыбыз Салават та күбрәк әниләре тәрбиясендә. Дөрес, эштән буш вакытларны, ял сәгатьләрен гаилә белән, барыбыз бергә үткәрергә тырышабыз. Гаиләм – ышанычлы тылым да, шатлыгым да, – ди әңгәмәдәшем.
Тырыш хезмәтен күрәләр, лаеклы бәялиләр дә җитәкченең. Район, республика җитәкчеләреннән Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары да бихисап Рәис Гайфуллинның. 2007 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев бүләкләгән кул сәгатен кадерләп саклый ул.
–Эшегез тыгыз, үзегез өчен вакытыгыз да аз каладыр. Шулай да яраткан шөгылегез бармы соң?–дип соравыма:
–Мин бакчада бик мавыгып кавын, карбыз, виноград үстерәм. Бакчаны үлеп яратам,–диде Рәис Галимҗанович.
Бакчачылыктан тыш, ул әле эретеп ябыштыру эшләрен оста  башкара, агачтан тәрәзә рамнары, кәрнизләр, ишекләр ясый икән.
Авылларыбыз бүген нәкъ менә шундый булдыклы кешеләр тырышлыгы белән яши дә. Шәһәрдә әйбәт шартларда яшәргә тәкъдим итсәләр, китәр идегезме, дип соравыма ул:
–Без үзебез өчен авылны сайладык. Тормышыбыз да, хезмәтебез дә биредә, җәннәтебез дә туган җиребездә,–дип җавап кайтарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International