Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Озын кышта азыклы булыйк!
2013 елның 26 июне, чәршәмбе
Быелгы җәй халык күңелен шомландырып тора – иртә яздан бирле яңгыр төшкәне юк. Узганшимбәдә Министрлар Кабинетында үткән видеокиңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республиканың 12 районында корылык сәбәпле гадәттән тыш хәл игълан ителүен белдерде. Шул авыр хәлдәге 12 район арасында да иң аянычлысы без – әлкилеләр икән. Бездә 24 апрельдән бирле бары 13 миллиметр күләмендә явым-төшем булган. Башка районнарда әлеге күрсәткеч 20 миллиметр һәм аннан артыграк. Министр гадәттән тыш хәл игълан ителүнең асылын аңлатты:
–Җәмәгатьчелеккә вәзгыятьнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңлатып, бар халыкны үскән кадәр үләннән азык хәзерләргә мобилизацияләү зарур,–диде.
Чынлап та, быел шәхси хуҗалыкларга азык белән запасланып калу ансат булмас. Үлән елдагыдан тәбәнәк тә, сирәк тә. Әмма районда аланнар, үзәнлекләр, урман, елга буйларында печән хәзерләрлек урыннар әлегә күп.
Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин авыл җирлекләре җитәкчеләренә кичекмәстән халыкка пай җирләрен бүлеп бирү бурычын куйды. Шулай ук җирлек башлыклары халыкка печән җирләрен чаптыру өчен шәхси тракторлар, чапкычлар табыштыру, эшләтүне дә оештырырга тиешләр.
Бүген авыл халкының үзендә дә моточапкычлар бик күп. Алар сатуга әледән-әле кайтып тора. Бер танышым шул моточапкыч белән ел да үзенә печән хәзерли.
–Сәгатенә 10 сутый җир чаптырам. Көне буе бер машиналык печәнне теземнәргә егам,–ди.
Кыскасы, мондый кызу печән өстендә һәр кеше үз җаен эзли.
Якшәмбе көнне Әхмәт авылына кайтып килдем. Авыл башында яшәүче Вәсилә апалар капка төбендә 4-5 җиңел автомобиль. Әниләре, дәү әниләренә ярдәмгә ял көнендә печән хәзерләшергә кайтканнар. Күршеләребез кызларына печән өешергә киттеләр. Урамда тыр-быр печән олаулары белән трактор, машиналар чаба. Авылда печән өсте тулы куәткә кузгалган икән.
Быел пай җирләре өчен печән алырмын дип өметләнергә юк. Чөнки, җирләрегез "Кызыл Шәрык-Агро" да икән – быел алар үз терлекләренә дә кышкыга азыкны авырлык белән хәзерләрләр, минемчә. Аннары, җир пайларын тапшыру килешүендә үк "форс-мажор" пункты бар, ягъни җирне арендага алучы табигый шартлар нәтиҗәсендә аңардан тиешле уңышны ала алмаса, зур югалтулар кичерсә, андый елны дивиденд түләми кала ала.
Күңелләргә бераз юаныч биреп, бер-ике көн яңгыр яуды. Аны сибәләде дисәң дә дөресрәк булыр. Тик бу яңгыр тынычланырга җирлек була алмый шул. Бу үлем түшәгендә ятучыга бер сәдәф витамин биргән кебек кенә. Җир катламының түбән өлеше белән өске өлешен коры җир аера. Бу үсемлекләр үсешендә тоткарлык тудыра торган факт.
Районыбыз халкы елның-елында шәхси хуҗалыктагы терлекләре өчен үз көче, тырышлыгы белән азык хәзерләп килде. Гадәттә мондый кызу печән өстендә читтә яшәүче ул-кызлар, туган-тумачалар да ярдәмгә кайта. Ни генә булмасын, районда табигый печәнлекләрдән һәр хуҗалыкка үзенә кирәк кадәр азык хәзерләргә мөмкин. Бүген шуны кайгыртып яшәгән авыл халкы кышын биш бәясенә печән эзләү көненә калмый ул.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
1Шторм кисәтүе 16.05.2026 елга
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә.
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
Суррогат алкоголь куллануның куркынычы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
14
май, 2026 ел
15.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 09 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 май 15 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз